Пятница, 26.04.2024
Меню
Молодёжные центры
Статистика
GISMETEO: Погода по г.Набережные Челны
Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов

Форма входа

Главная » 2020 » Ноябрь » 19 » Ана - бөек исем!
15:39
Ана - бөек исем!

 


Ана - бөек исем! Аларсыз
Дөньяның яме бетә.
Әниләрнең гомере
Бала кайгыртып үтә.

Ананың балага биргән
Иң зур бүләге ул -тел.
Туган телен белгән кеше
Югалып калмавын бел!

Әнкәй догасы баланы
Беркайчан да ташламый.
Ана теләге изге-
Һәркем моны аңламый.

Ананың каргышы төшә,
Балалары рәнҗетсә.
Тыштан көчле булсалар да,
Күңелләре бик нечкә.

Рәхмәтле бала гына
Бәхетле тормыш итә.
Әнинең изге догасы
Гомер буена йөртә.

Ананың бөек исеме
Утта янмас, суда батмас.
Балага биргән тәрбия
Беркайчан да югалмас.

***

Әниләр.

Барлык әниләр алдында
Башны иясем килә.
Гомер буе озата бара
Алар биргән тәрбия.
Ачуланган чакларда да,
Яхшыга әйтә әни.
Без чын кеше булсын өчен,
Бөтен көчен жәлләми.
Төн йокысын калдырып,
Безне карап үстерә.
Тәмле ризыклар ашата,
Иң матур киендерә.
Без кечкенә чакларда
Әкиятләр сөйләгән.
Бишек җырлары җырлаган,
Ак бәхетләр теләгән.
Мәктәпкә җитәкләп килгән,
Гөлләмәләр тоттырып,
Өй эшләрен дә эшләткән,
Кичләр буе утырып.
Өйне тәртиптә тотарга,
Ашарга пешерергә,
Ничек уңган кыз булырга-
Әни өйрәтә безгә.
Шундый әни үстергәнгә,
Әбигә рәхмәтлебез.
Барлык әниләр каршында
Башыбызны иябез!

СОШ №41

Рассказать
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Организации
Социум
Поиск
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Heckfy © 2024
    Бесплатный конструктор сайтов - uCoz