Главная » Архив материалов » Новости » Форум татарской молодежи

21.10.2020

Форум татарской молодежи


 

Татар яшьләре форумы — 30 октябрь,, 09.00-19.00

30 октябрь көн дәвамында «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен интенсив программа тәкъдим ителәчәк.

Программада «Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулы» дигән ми давылы, бизнес, тайм-менеджмент, SMM, грантлар, журналистика буенча лекцияләр, психология, хореография, сөйләм серләре, дизайн, фото-видео буенча остаханәләр һәм татар проектын булдыру буенча воркшоп, яклау сессиясе каралган. Шулай ук көн дәвамында аудиогид ярдәмендә элеккеге «Москва» рестораны буенча экскурсия узып булачак.

Кичке программада:
→ концерт,
→ дизайн-маркет,
→ аудиоспектакль.

Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнаша ала. Моның өчен Google-гариза тутырырга һәм Оештыру комитетының аны раслауны көтеп алырга кирәк. Сылтама: https://forms.gle/h2nYv9e7e6jh5wEN9

Шулай ук форумда волонтер буларак катнашырга мөмкин. Моның өчен киләсе форманы тутырырга кирәк: https://forms.gle/8VbxCyM6Sso69fDcA

Мөһим шарт: көн дәвамында битлек кию сорала, кергәндә температура үлчәнә. Үзегезне начар хис итсәгез, өйдә калуыгыз хәерлерәк.

Оештыручылар: Чаллы Башкарма хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәмендә URBANTATAR яшьләр берләшмәсе, «Нур» яшьләр үзәге.

____________

Форум татарской молодежи — 30 октября, 09.00-19.00

30 октября в течение целого дня в Молодежном центре «Нур» будет представлена интенсивная программа для татарской молодежи.

В программе — мозговой штурм «30 способов оживить татарские проекты в Челнах», лекции по бизнесу, тайм-менеджменту, SMM, грантовой деятельности, журналистике, мастер-классы по психологии, хореографии, ораторскому мастерству, дизайну, фото и видео-искусству, воркшоп по созданию татарских проектов и их проектная сессия. Также в течение дня с помощью аудиогида можно будет посетить экскурсию по зданию: «Бывший ресторан «Москва».

В вечерней программе:
→ концерт,
→ дизайн-маркет,
→ аудиоспектакль.

В форуме могут принять участие ученики 10-11 классов, студенты средних и высших учебных заведений, активная молодежь. Для этого необходимо заполнить Google-заявку и получить от Оргкомитета письмо-подтверждение. Заполнить заявку для участия: https://forms.gle/h2nYv9e6jh5wEN9

Также на форуме можно участвовать в качестве волонтера. Для этого необходимо заполнить следующую форму: https://forms.gle/8VbxCyM6Sso69fDcA

Важное условие: в течение дня необходимо быть в маске, при входе измеряется температура. Если вы чувствуете себя плохо, лучше оставаться дома.

Организаторы: Молодежное объединение URBANTATAR, молодежный центр «Нур» при поддержке Управления по делам молодежи Исполкома г. Набережные Челны.


Категория: Новости | Дата: 21.10.2020 15:28