Войти через uID
⠀ Беренче этап кысаларында түбәндәге биремнәр үтәчәк: - «Караоке-баттл»: командаларга алдан әзерләнгән җырны бөтен команда белән башкарырга туры киләчәк; - «Билгеле бер темага җырны искә төшерү»: командаларга бирелгән темага мөмкин кадәр күбрәк җырларны искә төшерергә кирәк булачак; - «Көйне искә төшерү»: командаларга кечкенә генә өзек ярдәмендә җырны танып белергә кирәк булачак. Бәйгенең максаты-татар музыкасы турында белемнәрне иҗади процесс аша тирәнәйтү. Музыкаль бәйге өч этапта узачак: 1 этап – 21 нче февраль сәгать 15.00 ; 2 этап – 28 нче февраль сәгать 15.00 .; 3 этап – 17 нче март сәгать 15.00 (финал). ⠀ Бәйгедә Яр Чаллы шәһәре уку йортларының югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашачак. Катнашыр өчен 6 кешедән торган командалар чакырыла. Һәр команданың исеме һәм капитаны булырга тиеш. ⠀ Гаризалар 30 нчы гыйнварьга кадәр электрон адреска кабул ителә: mizgel1919@mail.ru. #нуряшьләрүзәге #мизгел #минтатарчасөйләшәм