Иртәнге нурлар иркәли,
Мин йокыдан уянам.
«Әнием» дип назланып
Кочагыңа сыенам.
Бу дөньяда иң яраткан,
Иң матур сүз - Әнием.
Киңәшчем дә һәрвакытта,
Сердәшчем дә син минем.
Һәрчакта да Әнием
Минем өчен олы терәк,
Мәктәптә яхшы укуым –
Аның өчен зур бүләк.
Гимназия №2 им. М. Вахитова.
|