
Бүген татар яшьләре өчен URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Радио әлегә тест рәвешендә интернетта эшли.
«Безнең радиода бары тик альтернатив татар музыкасы: рэп, фолк, рок, этно, электрон жанрлар яңгыраячак. Тамашачыбыз — татар яшьләре. Бүген иртән тест рәвешендә интернет-радионы ясап җибәрдек. Көндез бу хакта инстаграмда афиша да элдек», — дип сөйләде Гүзәл Әхмәтгәрәева.
URBANTATAR радиосын тыңларга: http://www.urban.tatar
«Әлегә радиобыз сайтта гына эшли, якын арада кушымта да чыгарырга ниятлибез», — диде Гүзәл.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-08-2020/ta..
|