Четверг, 09.05.2024
Меню
Молодёжные центры
Статистика
GISMETEO: Погода по г.Набережные Челны
Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов

Форма входа

Главная » 2023 » Октябрь » 25 » Татар яшьләре форумы татар милли мәдәнияте элементлары булган проектларны яклау белән тәмамланды
15:14
Татар яшьләре форумы татар милли мәдәнияте элементлары булган проектларны яклау белән тәмамланды



2023 елның 24-25 октябрендә «Нур» яшьләр үзәгендә Яр Чаллы шәһәре студентлары татар яшьләре форумында катнашу кысаларында үз проектларын эшләделәр.

Чарада катнашучыларны Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Ләйсән Видинеева сәламләде: «Татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү белән кызыксынучы яшьләр даирәсендә булуыма шатмын! Рәхмәт сезгә!»

Форумда катнашучылар өчен көн вокал, хореография, театр, ораторлык осталыгы, КВН, милли мәдәният элементлары булган бизнес юнәлешләре буенча танышудан һәм бүленүдән башланды.
1-нче көн спикерлары:
- солист, «Энергетик» мәдәният сарае артисты – Нияз Хәмәтшин;
- «Сәйяр» халык биюе ансамбле җитәкчесе – Наталья Гыйләҗева;
- Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар дәүләт драма театры артисты – Чулпан Арысланова;
- татар эстрадасы артисты, композитор, автор башкаручы, алып баручы – Илнур Гомәров;
- ТР КВН фестиваленең Гран-при призеры, КВН Идел буе үзәк лигасы финалисты – Рәдиф Камалов;
- Татарстанда арт-очрашуларны оештыручы – Айгөл Зарипова.

Шулай ук катнашучылар өчен проектлар эшләү буенча мастер-класс үткәрелде.
Спикерлар:
Чаллы шәһәренең «Движение Первых» балаларны һәм яшьләрнең Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Советы рәисе – Константин Мамаков;
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары кураторлары – Ләйсән Фәхриева, Энҗе Шиһабетдинова.

Форумның икенче көне Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивален тәкъдим итү белән башланып китте. Аннары катнашучылар төрле юнәлешләр буенча командаларга бүленеп, үз проектларының идеясен эшләп бетергә тиеш булдылар.
Форумның икенче көне азагында катнашучылар әзерләгән проектларны яклау булды. Алар:
• «Сандугачлар»;
• «PROәсәр»;
• «Безнең гаилә»;
• «TatarStyles»;
• «Кайнар тел»;
• «Мирас».

Жюри составында:
- «Мизгел» клубы җитәкчесе Люция Ибраһимова;
- Үз җырларын башкаручы автор, 16 нчы мәгариф үзәге педагогы Регина Степанова;
- «Нур» яшьләр үзәге режиссеры - Мария Завгородняя.

Жюри әгъзаләре бәяләү нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - «Мирас» (татар телендә яшьләр театры);
2 урын - «PROәсәр» (татар әсәрләрен үз эченә алган һәм анализлаган сайт булдыру);
3 урын - «Кайнар тел» (татар милли мәдәнияте турында приложение булдыру).

Форумда катнашучыларның барысы да катнашкан өчен сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләргә катнашкан өчен брендлы бүләкләр тапшырылды.

Искәртәбез, Форум татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, шулай ук яшьләрнең игътибарын татар телен һәм кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм үстерүгә җәлеп итү өчен үткәрелде.

Оештыручылары – Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә, «Мизгел» милли мәдәният клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге.

#минтатарчасөйләшәм
#мцнур #точкапритяжения #наоднойволне #местамолодых

Рассказать
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Организации
Социум
Поиск
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Heckfy © 2024
    Бесплатный конструктор сайтов - uCoz