21-1 мартка кадәр «ҖырлаОке» бәйгесе дәвам итәчәк
Бәйгенең максаты-татар музыкасы турында белемнәрне иҗади процесс аша тирәнәйтү.
Бәйгедә Яр Чаллы шәһәре уку йортларының югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашачак.
Катнашыр өчен 6 кешедән торган командалар чакырыла.
Һәр команданың исеме һәм капитаны булырга тиеш.
Гаризалар 18 февральгә кадәр электрон адреска кабул ителә: mizgei1919@mail.ru
⠀
Музыкаль бәйге өч этапта узачак:
1 этап – 21 февральдә 15.00 сәг.;
2 этап – 28 февральдә 15.00 сәгатьтә.;
3 этап – 1 март 13.00 сәгатьтә (финал).
⠀
Беренче этап кысаларында түбәндәге биремнәр үтәчәк:
«Караоке-баттл»: командаларга алдан әзерләнгән җырны бөтен команда белән башкарырга туры киләчәк;
«Билгеле бер темага җырны искә төшерү»: командаларга бирелгән темага мөмкин кадәр күбрәк җырларны искә төшерергә кирәк булачак;
«Көйне искә төшерү»: командаларга кечкенә генә өзек ярдәмендә җырны танып белергә кирәк булачак.
⠀
Җиңүчеләр дипломнар алачак.
#нуряшьләрүзәге #мизгел #минтатарчасөйләшәм
|